1995 елның 24 гыйнварында ТР Берләштерелгән дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла. 2007 елдан муниципаль музей.

Экспозиция мәйданы — 83 м2. Коллекциядә 4600 дән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Язучы, тәрҗемәче, фольклор туплаучы Ш.Маннур 1957 елда үз хисабына авылда китапханә төзетә, музей шуның нигезендә ачыла.

Экспозициядә төп урынны язучының мемориаль әйберләре, кулъязмалары, китаплары һәм шәхси китапханәсе алып тора. Музейда Ш.Маннурның «Муса» романын язу һәм авыл китапханәсен салдыру тарихына караган материалларга киң урын бирелгән.

Экспозициядә шулай ук авыл тарихын чагылдырган материаллар һәм документлар, татарларның көнкүреш әйберләре, эш кораллары, шул исәптән ХХ йөз башында Россия шахталарында эшләгән авылдашларның шахта лампалары коллекциясе бар.

Музей ел саен Ш.Маннурның туган көнен (15 гыйнвар), М.Җәлилнең туган көнен (15 февраль), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә.

Тулбай авылында Шәйхи Маннурның мемориаль музей-китапханәсе. Экспозиция фрагменты: Ш.Маннурның шәхси әйберләре