- РУС
- ТАТ
химик-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1998), химия фәннәре кандидаты (1980)
1950 елның 21 марты, Рига — 2006 елның 30 сентябре, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1972), Бөтенроссия углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында эшли.
Хезмәтләре нефть химиясенә һәм нефть эшкәртүгә карый. Фомин углеводородларны, дисульфидлар барлыкка китереп, меркаптаннардан арындыру технологиясен эшләүдә катнаша.
Ленин комсомолы бүләге (1981) һәм ТР Дәүләт бүләге углеводород чималын күкертле кушылмалардан арындыру һәм җитештерү максатында процесслар һәм катализаторлар эшләүгә керткән өлеше өчен бирелә («Татнефть» АҖдә, Казакъстан Республикасының «Тенгизшевройл» уртак Россия-Америка предприятиесендә, РФнең газ, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендә гамәлгә кертелә).
Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССРның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате отличнигы (1981).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.