Эчтәлек

Биографиясе

1950 елның 9 августы, Түбән Кама районы Соболеково авылы — 2000 елның 1 июле, Түбән Кама шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1973).

1968–2000 елларда «Түбәнкаманефтехим» АҖдә эшли: аппаратчы, смена башлыгы, ясалма каучук эшләү һәм киптерү цехы җитәкчесе урынбасары, экстрактив ректификацияле газ бүлү цехы җитәкчесе, баш инженер, СКИ-3 №1 заводы директоры, ясалма каучук җитештерү заводы директоры (1994 елдан).

Курочкинның турыдан-туры катнашында, тармакта беренче булып, изоамиленнарны 2 нче стадиядә дегидрирлауга К-24 маркалы тимер окисьлы (ИМ-2204 урынына) яңа катализатор гамәлгә кертелә, бу атмосферага 4 мең т күләмендә регенерация газлары чыгаруны туктатуга һәм 1 т изопрен исәбенә изопентан куллану нормасын 2,063 т дан 1,96 т га кадәр кыскартырга ярдәм итә.

Ясалма каучукның яңа — олигопиперилен, этиленпропилен төрләрен сәнәгый җитештерү гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 40 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Дәүләт бүләге «Россиядә беренчеләрдән булып этиленпропилен каучукларны  эре тоннажлы унификацияләнгән җитештерүне оештыру һәм үзләштерү» дигән хезмәте өчен бирелә.