Тарихы

XII–XIII йөзләр аралыгында, чик буе кальгасы буларак болгарлар тарафыннан нигезләнгән дип фаразлана.

Алтын Урда чорында Казан артындагы хәрби ныгытмаларның алгы сафтагыларыннан саналган. XV–XVI йөзләрдә Казан ханлыгының Арча даругасы үзәге. Ар ягы бәкләре Казан ханлыгы тормышында мөһим роль уйнаган.

XIV–XV йөзләрдә Арча Нократ җирләрендә Казан ханлыгы белән Мәскәү кенәзлеге арасындагы үз өстенлекләрен урнаштыру өчен барган көрәш үзәкләренең берсенә әверелә. 1497 елда Арчага Казан ханы Мамык та һөҗүм итә.

1552 елда рус гаскәрләре Казанны камаган вакытта Арча төбәге камалыштагыларга ярдәм итеп торучы Япанчаның атлы гаскәре туплану урынына әверелә. Арча 1552 елның сентябрендә А.Б.Горбатый-Шуйский һәм А.М.Курбский гаскәрләре тарафыннан яндырыла.

Өйрәнү

Археологик калдыклары хәзерге Арча шәһәре биләмәсендә сакланган (3 га чамасы).

Арча кальгасы калдыклары 1772 елда П.И.Рычков, 1852 елда Е.А.Малов, 1900 елда В.Л.Борисов, 1945 елда Н.Ф.Калинин, 1969 елда Р.Г.Фәхретдинов, 1996 елда А.Ә.Борһанов тарафыннан тикшерелә. Арчаның җир өеме һәм тирән чокыр рәвешендәге элекке ныгытмасы билгеләнә, шәһәрчек урынында Алтын Урда һәм Казан ханлыгы дәверләренә караган балчык савыт кыйпылчыклары, пыяла һәм тимердән коелган әйберләр (тимер урак, ук очлары һ.б.), чуен койганда барлыкка килгән шлак кисәкләре, 2 көмеш акча (Олуг Мөхәммәд исеменнән сугылган) һ.б. әйберләр табыла; 1552 елгы янгын эзләре билгеләнә.

Казан төбәген колонияләштерү чорында, 1555 елда, руслар тарафыннан Арча урынында яңа ныгытма төзелә.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и булгаро-татарские памятники Казанской губернии. Казань, 1877.

Борисов В.Л. Древняя башня в городе Арске Казанской губернии // Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. 1900. Т. 16, вып. 3.

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань, 1975.

Бурханов А.А. Средневековое городище Арск-Арча (некоторые итоги историко-археологического изучения) // Интеграция археологического и этнографического исследований. Нальчик-Омск, 2001.

Автор – А.Ә.Борһанов