Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1926 елда “Хезмәт һәм белем” (җитәкчесе – В.А.Голговский) авыл хуҗалыгы коммунасы әгъзалары элек Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеевныкы булган Каменный хуторы урынында нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Попов авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1934 елда коммуна Г.Димитров исемендәге колхозга үзгәртелә (авыл исеме шуннан). 1950 елдан зурайтылган “Заветы Ильича” колхозы (Зәй шәһәре), 1970 елдан – шул ук исемдәге совхоз, 1997 елдан – “Нива” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (кырчылык) (2006 елдан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1938 елда – 256,
1949 елда – 111,
1958 елда – 118,
1970 елда – 187,
1979 елда – 114,
1989 елда – 87,
2002 елда – 97,
2010 елда – 124,
2017 елда – 121 кеше (руслар – 59%, татарлар – 39%, шул исәптән керәшен татарлар – 16%).