Олы Чирмешән елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 15,6 км, ТР чикләрендә — 7,4 км. Бассейнының мәйданы 76,3 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән ага.

Елга башы Самара өлкәсе территориясендәге урман массивында, тамагы Чирмешән районы Чирмешән авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы — 94 м.

Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Яурның 0,3 һәм 10,2 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 90 мм, ташу вакытында су агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,04 м3/с.

Язын суы каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20–40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200–300 мг/л, кышын һәм җәен 500–700 мг/л.