XI-XIII йөзләрдә Идел буе Болгары Урта Идел төбәгендә һәм Идел буе сәүдә юлында үз мәнфәгатен яклау өчен күрше рус кенәзлекләре тарафыннан даими рәвештә сугыш хәрәкәтләренә тартыла.

Киев кенәзлеге көчләренең Ука елгасы буена үтеп керү омтылышын туктату өчен болгарларның атлы гаскәре 1088 елда Муром шәһәрен яулап ала.

1107 елда кораб-көймәләрдә Суздальгә яу белән баралар һәм шәһәр тирәсендәге авылларны талыйлар. Шәһәрне камауда тотсалар да, яулап ала алмыйлар. Суздаль кенәзе Юрий Долгорукий белән Волын кенәзе Изяслав үзара көрәшкәндә болгарлар Изяславка ярдәмгә киләләр.

Болгар гаскәре корабларда барып Ярославль шәһәренә һөҗүм итә (1152). Ләкин, Ростов шәһәре тарафыннан ярдәмче көчләр килүе сәбәпле, болгарлар уңышка ирешә алмыйча чигенәләр. Болгарларның Югары Идел буендагы Ярославльгә һөҗүм итүеннән соң, рус кенәзләре шәһәрләрен ныгыту өчен Городец кальгасын, Устюг шәһәрен төзиләр. Русларның Югары Чулман буйларын, Нократ җирләрен яулауга омтылышларын туктатыр өчен болгар гаскәре, 1218 елда кораб-көймәләрдә барып, Устюг шәһәрен ала.

Автор — И.Л.Измайлов