Айравыкның 5 төре билгеле.

ТРда бер төре – башаклы айравык (D. glomerata) киң таралган. Сабаклары биек (150 см га кадәр), күп яфраклы, тамыр яны яфраклары озын һәм бик күп. Чәчәк оешмасы – өчкырлы үзәге һәм ботаклары ике яклап аерылган, киң ябалдашлы себеркәч. Башаклары ян-яктан кысылган, тыгыз учмага җыелган 3–5 чәчәкле, ә ботаклары очында себеркәчләр урнаша. Корылыкка чыдам, озакка сузылган дымлылыкны яратмый. Табигый шартларда ТРда барлык җирдә очрый. Кыйммәтле терлек азыгы. Яз көне әчелеге аз реакцияле һәм дымлылыгы җитәрлек булган уңдырышлы туфракка печәнлек һәм көтүлекләр өчен чәчелә, шулай ук басу чәчү әйләнешендә (люцерна белән) һәм орлык өчен чиста чәчүлекләрдә дә игелә. Айравык яз көне уҗым арышы белән бергә үсә. Яшел массаның уңышы май ахырына 1 гектардан 70–80 ц га җитә.

Башка күпьеллык кузаклы үләннәр белән чагыштарганда айравыкның яшел массасында ике тапкыр күбрәк коры матдә һәм 25–30% ка күбрәк үзләштерелә торган протеин була. Ике тапкыр чабып алуга 1 гектардан 100 ц печән алына. Өч елда үсеп җитә һәм үлән булып 6 ел һәм аннан да күбрәк тора. Татарстан шартларында үстерү өчен «Свердловская 79» (1982) сорты районлаштырылган.

Төрле сәбәпләр аркасында Татарстан кырларында айравык чәчү киң таралыш алмый: кайбер елларда аны язның соңгы кыраулары зарарлый, ә аз карлы салкын кышларда тармаклану төене җир өстенә якын урнашу сәбәпле өши; вакыт үтү белән тармаклану төене җир өстенә чыгып өем барлыкка китерә һәм азык массасын механикалаштырып җыеп алуда кыенлык тудыра.

Башаклы айравык