Биографиясе

1940 елның 22 февралендә Азнакай районы Буралы авылында туган.

Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен тәмамлаганнан соң (1961), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Ненилло («Cиньор Купьелло йортында раштуа», Э. де Филиппо, 1966), Кәриб («Шамил Усманов», А.Гыйләҗев, А.Яхин, 1967), Анджело («Чамасына күрә чарасы», У.Шекспир, 1968), Айдын (шул исемдәге әсәр буенча, Җ.Җаббарлы, 1969) кебек тәүге зур рольләрендә үк актерның образны төзү, һәр роль өчен аның асылын ачарга ярдәм итәрдәй төп күренешләр таба белү сәләте ачыла.

Ә.Шакировның бөкре Надир мәхдүм һәм сак, шиклерәк Тимон («Сүнгән йолдызлар», 1971; «Зәңгәр шәл», 1977, К.Тинчурин), үз-үзенә артык ышанган, соңыннан исә мескен хәлгә төшкән Большов («Агай-эне – ак мыек», А.Н.Островский, 1972), нык рухлы Богатырёв («Бер төн», Б.Л.Горбатов, 1974) кебек төрле пландагы рольләрендә үзе тудырган образга тиешле масштаб бирү, герой холкының аеруча мөһим сыйфатларын көчәйтеп яктырту, каршылыклы якларының төп сәбәпләрен билгеләү осталыгы күзәтелә.

Ул тудырган Таланов («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1980) образы актерның әхлакый сайланыш алдында калган зыялы кеше психологиясенә тирәнтен үтеп керүе белән аерылып тора, Паратов («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский, 1983) образында Ә.Шакиров тамашачыга акчаның кешегә һәлакәтле йогынтысын сәнгатьле һәм истә калырлык үтемле итеп җиткерә.

Ә.Шакиров иҗатында Аксак («Бичура», М.Гыйләҗев пьесасы буенча, 1989) образы аерым урын алып тора. Бу образ аша актер героеның халыкның әхлакый тамырлары белән бәйләнешен югалтуына, рухи сукырлыгының көннән-көн көчәя баруына тирән борчылуын җиткерә.

Аның башкаруында Нурхәмәт, Галимулла («Ильгизар+Вера», 1991; «Хушыгыз!», 1993, Т.Миңнуллин), Туктамыш хан («Идегәй», Ю.Сафиуллин, 1994), Әлмөхәммәт («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1999), Зариф карт («Телсез Күке», З.Хәким, 2004), Сәлим бай («Курчак туе», М.Гыйләҗев, Р.Хәмид; Г.Исхакый әсәрләре буенча, 2009) образлары тамашачыны эмоциональ бөтенлеге, масштаблыгы, күпмәгънәлеге, рухи дөньяларының тирәнтен ачылуы, зирәклеге һәм кешелеклелеге белән таң калдыралар.

Актер шулай ук Фуат Дамирович («Бабайлар чуагы», И.Зәйниев), Доктор («Банкрот», Г.Камал), Тимер («Хан кызы Турандык», К.Гоцци), остаз Осман («Минем исемем Кызыл», О.Памук), Өченче вәзир («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) һ.б. рольләрне зур уңыш белән башкара.

Татар академия театрының әйдәп баручы актерларыннан берсе; татар милли театр сәнгатенең бүгенге казанышларын аеруча тулы яктырта.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998). «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Авторы – И.И.Илялова