Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда нигез салына. Оешкан көненнән ТАССРның Тәтеш районы Тәтеш волостенда, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Сөйки авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү чорыннан поселок – «Просвет» колхозы (Сөйки авылы), 1970 елдан «Красный маяк» совхозы составында, 1994–2003 елларда – «Красный маяк» күмәк предприятиесе, 2003–2008 елларда – «Колос» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

Поселоктан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, Идел елгасы ярында, 2011 елда «Булгария» теплоходы баткан урынга каршы якта, фаҗига корбаннары истәлегенә мемориаль комплекс урнаштырылган, 122 кешенең исемнәре язылган дивардан, мәчеттән, кәшәнәдән гыйбарәт (2012 елда ачыла).

Поселок янында археология истәлекләре: «Сөйки Кичүе» I (югары палеолит – элгәреге мезолит) һәм II (таш гасыр) туктаулыклары табыла.

Халык саны

1938 елда – 40,
1970 елда – 45,
1979 елда – 34,
1989 елда – 17,
2002 елда – 9,
2010 елда – 4,
2017 елда – 6 кеше (руслар).