Тарихы

1646 елдан мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, алебастр чыгару һәм эшкәртү дә тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1876 елда ачыла, 1920 елда 68 ир бала һәм 36 кыз бала укый), тимерче алачыгы, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 852 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостенакерә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Елга авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда Ворошилов исемендәге колхозның үзәк утары урнаша. 1963–1992 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда «Кама» колхозы (үзәге – Олы Елга авылы) эшли.

1992–2016 елларда авыл янында Кама елгасы аша дүрт юллы автомобиль күпере төзелеше бара, аның гомуми озынлыгы 14 км тәшкил итә. Күпер ачылганчы ярлар арасындагы транспорт кичүе җәйге чорда – паром ярдәмендә, кышкы чорда Куйбышев сусаклагычы бозы өстендә гамәлгә ашырыла.

Мәдәният

2006 елга кадәр клуб эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Сорочьи Горы I һәм II авыллыклары (Маклашеевка, Ананьино культуралары), Сорочьи Горы шәһәрлеге (Ананьино культурасы; 1879 елда П.А.Пономарев тарафыннан ачыла), Кашан II шәһәрлеге (монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1782 елда – 118 ир-ат;
1859 елда – 543,
1897 елда – 870,
1908 елда – 1156,
1920 елда – 1093,
1926 елда – 660,
1949 елда – 314,
1958 елда – 297,
1970 елда – 269,
1989 елда – 133,
2002 елда – 74,
2010 елда – 60,
2020 елда – 59 кеше (руслар – 54,2%, татарлар – 37,4%, үзбәкләр – 8,4%).