Лаеш районының Столбище авылыннан көньяк-көнбатыштарак.

1983 елда теркәлә.

Мәйданы 30 га.

Су үсемлекләре белән каплана барган Коры һәм Чета күлләрендә акчарлакларның ТРдагы иң зур колониясе, 1973 елдан билгеле. 2 меңләп оя исәпләнә, 1990 еллар ахырында акчарлакларның саны кими.

Фаунада: амфибияләр (5 төр), кошлар (18), имезүчеләр (4); ТРның Кызыл китабына кертелгән төрләр: зур энә карагы, кыр чапкыны, зур сусөяр, соры гөберле бака, кызыл муенлы чомга, сары корташар. 1983 елда Коры күлендә ак канатлы акчарлаклар (300 гә кадәр оя) колониясе билгеләнә.

Үсемлекләрнең 50 дән артык төре үсә (гади курак, очлы күрән, камышсыман кушбашак, төлке күрәне, көтүче кубызы, вак бака тәңкәсе, соргылт яки ланцетсыман чәчбай һәм башкалар; сирәк төр – ак төнбоек).