Тарихы

1788 елда Екатерина II указы буенча казна (дәүләт) крәстияннәрен урнаштыру өчен нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Семёновка, Наратла, Семёнов Наратлысы буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1889 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 2 су тегермәне эшли. 1901 елда чуаш бер сыйныфлы чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1222 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән Бөгелмә районында.

Хәзер Наратлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елда Энгельс исемендәге (Петровка авылы) һәм “Искра” (Ключевка авылы) колхозлары белән “Энгельс исемендәге колхоз”га берләштерелә.

1993 елдан Энгельс исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2005–2017 елларда “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1964 елда – сигезьеллык (1976 елда яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1993 елдан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручылары – К.Г.Лаптева, Т.И.Капитонова).

Мәктәп Чуаш милли-мәдәни үзәге белән тыгыз элемтәдә тора.

Авылда “Колокольчик” балалар бакчасы (1983 елдан), мәдәният йорты (1967 елдан), китапханә (1953 елдан; 1939 елда уку йорты ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Шусем” фольклор коллективы (1986 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – С.А.Корчагина) эшли.

Төзекләндерелгән “Наратлы”, “Нарспи” чишмәләре бар.

Авылда тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре сакланган: XIX йөз ахыры – XX йөз башына караган бер катлы бина, 1913 елда Наратлы елгасы аша салынган күпер.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла – Наратлы курганнары (чоры ачыкланмаган).

Күренекле кешеләре

Капитонов Н.В. (1954 елда туган) – СССРның спорт остасы, РФнең авыр атлетика буенча атказанган тренеры;

Н.А.Колесников (1952 елда туган) – олимпия чемпионы (1976 ел), дөнья чемпионы (1977, 1978 еллар), Европа чемпионы (1976, 1977, 1978, 1979 еллар), РФнең авыр атлетика буенча атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт остасы, “Почет билгесе” ордены кавалеры. Ел саен Чуаш Республикасында Н.Колесников (авылда аның туган йорты сакланган) призына авыр атлетика буенча Бөтенроссия турниры уздырыла.

Халык саны

1859 елда – 452,
1897 елда – 414,
1908 елда – 713,
1910 елда – 820,
1920 елда – 870,
1926 елда – 788,
1938 елда – 729,
1949 елда – 672,
1958 елда – 734,
1970 елда – 769,
1979 елда – 719,
1989 елда – 779,
2002 елда – 725,
2010 елда – 705,
2015 елда – 764 кеше (чуашлар).