Биографиясе

1390 ел тирәсе – 1409/1410 еллар тирәсе. Шадибәк хан (башка чыганаклар буенча Тимер Котлыгъ хан) улы.

Идегәй ярдәмендә Шадибәкне хакимияттән читләштереп, тәхеткә утыра. Булат Солтан хан хакимияте тотрыклы булмый, ил-дәүләт сәясәтен нигездә бәкләр бәге Идегәй билгели. 1408 елда Идегәй әмир хан гаскәре белән төньяк-көнчыгыш рус жирләренә һәм Литвага яуга чыга. Яуның сәбәп-максатлары Идегәйнең кенәзләргә җибәргән юлламасында аңлатыла: Тимер Котлыгъ хан вафатыннан бирле аралар өзелгән, ясак түләнми. Литва кенәзлеге Туктамыш улларын сыендырган. Идегәй Мәскәүне камый, ләкин яулап алырга өлгерми: Сарай аксөякләренең бер өлешенең фетнә оештыруы, Литва тарафыннан Туктамыш хан улы Җәләлетдиннең гаскәр туплап килүе ачыклана. Хан үтенече буенча Идегәй Сарай әл-Җәдидкә кайтырга тиеш була; Мәскәү кенәзе Василий I белән килешү төзи һәм гаскәре белән ханга ярдәмгә ашыга.

1408–1410 елларда Идегәй белән Булат Солтан хан Җәләлетдингә каршы орышта катнашалар. Җәләлетдингә Алтын Урда бәк-морзаларының һәм Литва аксөякләренең бер өлеше теләктәш була. Көрәш барышында Булат Солтан хан һәлак була. Тәхеткә вакытлыча Тимер Котлыгъ хан улы Тимер утыра һәм 1411 елда Булат Солтан хан исеменнән акча суктыра.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.-Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Греков И.Б. Восточная Европа и упадок Золотой Орды (на рубеже XIV–XV веков). М., 1975.

Автор – И.Л.Измайлов