Кама елгасында Чаллы шәһәре янында төзелә. Кама гидроэлектростанцияләре каскадының өченче баскычы. Эшләүчеләр саны 300 ләп кеше (2017). 1963 елда төзелә башлый. 1979 елда беренче 2 гидроагрегаты сафка кертелә; соңгысы (16 нчы) 1987 елда эшли башлый (һәрберсенең егәрлеге 78 мВт). ГЭСның гомуми куәте 1205 мең мВт һәм ул ТР энергетика системасында барлык электр егәрлегенең 20% ы чамасын бирә. Суэтем корылмалары (3900 м озынлыкта) Түбән Кама сусаклагычын барлыкка китерәләр. Югары бьефның 62 м (2010 елдан) арадаш билгесендә (проектта 68 м каралган) эшләтелә. Су җыелуга карап, электр энергиясе җитештерүнең уртача еллык күрсәткече 1,3–2 млрд кВт·сәг (проектта 2,7). Файдалануга тапшырылган­нан соң 60 млрд кВт электр энергиясе җитештерелә. Гидротөйнәлешнең гомуми мәйданы 45 га; һәм аның составына елга төбеннән су чыгаргычлар һәм 16 вертикаль агрегат белән кушылган ГЭС бинасы (озынлыгы 486,6 м), иң зур суммар үткәрү сәләте 6190 м3 булган 8 өч аралыклы бетон су чыгару плотинасы (озынлыгы 76,2 м), 3000 м озынлыктагы өелмә плотина, бер камералы ике юллы шлюз керә. Плотина корылмалары буйлап тимер юл һәм автомобиль күперләре салынган. Төп һәм ярдәмче эш җиһазларының эше тулысынча автоматлаштырылган. Эшләп чыгарылган электр энергиясе 550 кВ көчәнешле линияләр буйлап Россиянең бердәм энергетика системасына тапшырыла. ГЭС төзелү ТРның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнары, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы үсешенә зур этәргеч бирә. ГЭС — шәһәр барлыкка китерүче предприятие, торак йортлар, шәһәрнең социаль инфраструктурасы объектлары төзетә. Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә, шул исәптән 4 кеше ТРның атказанган энергетигы исеменә лаек була.

Предприятие җитәкчеләре: М.Е.Хотимский (1965–1968), М.Г.Йосыпов (1969–1988), Р.Г.Айсин (1988–2008), И.Р.Муллагалиев (2008 елдан).

Автор — М.Җ.Гаитов