Биографиясе

1931 елның 1 мае, хәзерге Удмурт Республикасының Кизнер авылы – 2006 елның 27 апреле, Казан шәһәре.

Әгерҗе тимер юл училищесен (1947 ел), Красноярск тимер юл транспорты техникумын (1959 ел), Бөтенсоюз тимер юл инженерлары читтән торып уку институтын (1965 ел), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1970 ел) тәмамлый.

1947 елдан Әгерҗе тимер юл станциясендә слесарь, бригадир, вагон депосы башлыгы урынбасары.

1962 елда КПССның Әгерҗе район комитеты секретаре. 1962–1967 елларда КПССның Алабуга шәһәр комитетында 2 нче, 1 нче секретарь.

1970–1971 елларда Алабуга педагогика институты проректоры.

1971–1976 елларда КамАЗда партия комитеты секретаре.

1976–1986 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында оборона сәнәгате, икътисад, партия эшен оештыру бүлекләре мөдире.

1986–1990 елларда Татарстан өлкә комитетында 2 нче секретарь. 1990–1999 елларда Казан исәпләү системалары фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары.

1999–2006 елларда «В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» федераль фәнни-җитештерү үзәге» дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының 1 нче урынбасары, киңәшчесе (бүленеп: 2004 елда «Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институты» дәүләт унитар предприятиесе директоры).

1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.