Биография

1950 елның 12 ноябре, Казан – 2017 елның 22 июне, Казан, Олы Әтнәдә җирләнгән.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973), «Социалистик Татарстан» газетасында эшли. 1974 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында (бүленеп, 1989–1990 елларда «Идел» журналында җаваплы сәркәтип), хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир (1990 елдан).

Иҗаты

Иҗтимагый-сәяси темага караган, татар мәдәнияте үсеше мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләр авторы.