Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында Куйбышев тимер юлының Акбаш тимер юлы станциясе каршында нигез салына. Оешкан вакытыннан Бөгелмә районы составында.

Хәзер Акбаш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1973 елга кадәр торак пункт “Бөгелмә” терлек симертү совхозы составына керә, 1975 елда “Акбаш” совхозы аерылып чыга. 1994 елдан “Акбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елдан “Акбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2009 елдан “Акбаш Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1979 елдан), балалар бакчасы (1982 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, клуб, күп функцияле үзәк, китапханә эшли.

Халык саны

1938 елда – 41,
1949 елда – 47,
1970 елда – 230,
1979 елда – 342,
1989 елда – 593,
2002 елда – 615,
2010 елда – 590,
2015 елда – 534 кеше (руслар – 51%, татарлар – 29%).