Биографиясе

1948 елның 1 декабрендә Оренбург өлкәсенең Шарлык районы Сарманай авылында туа.

П.П.Беньков исемендәге Республика сәнгать училищесен (Ташкент, 1968) һәм А.Н.Островский исемендәге Театр-сәнгать институтының китап графикасы бүлеген (Ташкент, 1974) тәмамлый.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1981).

1974–1978 елларда Кемерово китап нәшриятында бизәлеш мөхәррире булып эшли, бер үк вакытта сәнгать училищесендә укыта.

1978–1988 елларда нәкышь һәм рәсем укытучысы, 1992 елдан Ташкент театр-сәнгать институтында гравюра буенча оста.

Иҗаты

Д.М.Мөрсәлимов. «Көз». Кәгазь. Акварель. 1978. «Казан» милли мәдәният үзәге музее

Мөрсәлимов китап графикасы һәм станлы графика өлкәсендә нәтиҗәле эш алып бара, жанрлы композицияләр һәм портретлар авторы. Күбесенчә офорт («Үзбәкстан пейзажлары» сериясе, 1977–1978) һәм акварель («Көз», 1978; «Тау пейзажлары» сериясе, 1996–1999; «Борынгы шәһәр», 1997; «Үргәнеч», 1999) техникаларында график цикллар иҗат итә.

Ташкент нәшриятларында чыккан 100 дән артык китапның иллюстрация, бизәлеш һәм дизайн авторы, алар арасында: «Дөнья халыклары әкиятләре» (1990), «СССР халыклары әкиятләре» (1991) һ.б. 1990 елдан станлы нәкышь остасы, пейзажлар («Ак Булак» сериясе, 1991–1999; «Хан-Булат», «Тау тирәкләре», икесе дә — 1999) һәм натюрмортлар («Шәрекъ натюрморты», 1998; «Чәчәкләр» сериясе, 1999) яза.

Мөрсәлимов, мозаика кисәкләрен туплаган фрагментлар барлыкка китереп, һәр детальне бердәм декоратив образга җентекләп кертә барып, табигатькә мәдхия җырлый. Фактураның композицион яссылылыгы, төрле төсләргә кереп ялтыравы һәм бөтенлеге, сары һәм кызыл төсләр белән бөрчекләндерелгән күк, яшел, фирәзә, зәңгәр төсләрнең колоритлы берләшүе, графикада — нәфис ритмнар, формаларның вагаеп калуы, сәнгать теленең нечкәлеге һәм гүзәллеге Мөрсәлимов әсәрләрен мөселман миниатюраларына, Шәрекъ сәнгатенә якынайта.

Үзбәкстан Республикасындагы татар рәссамнарының «Ил» иҗат оешмасы әгъзасы (1996). Халыкара (Югославия, 1987; Венгрия, 1988), бөтенсоюз акварель (Мәскәү, 1983, 1985, 1987, 1989), татар рәссамнары (Ташкент, 1992, 1994), «Ил» рәссамнары (Ташкент, 1996; Казан, 1999, М.Садыйков, Д.Уразов, О.Хәбибуллин, С.Рахмонов белән бергә) күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәсе Ташкентта уза (1978).

Хезмәтләре Ташкент, Ашхабад, Үргәнеч шәһәрләрендәге сынлы сәнгать музейларында саклана.

Д.М.Мөрсәлимов. «Натюрморт». Кәгазь. акварель. 1999. «Казан» милли мәдәният үзәге музее

Әдәбият    

Всесоюзная выставка акварели: Каталог. М., 1989.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова