70 кә якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача поясында, сирәк кенә субтропик һәм тропикларда таралган.

Татарстан территориясендә гади корычагач (F. excelsior), нигездә, Идел алдында очрый, киң яфраклы урманнарда үсә.

Күп өйле үсемлек 30 м га кадәр биеклектәге агач, кайрысы аксыл-соры төстә, аскы өлеше вак кына яргаланган. Яфраклары каршыдаш, парсыз каурыйсыман, өсте кара яшел, аскы ягы чыгып торучан аксыл сеңерчәле. Бөреләре кара. Чәчәкләре күрексез, вак, чәчәк тирәлеге юк, яфрак ярганчы, апрель-майда чәчәк ата. Җимешләре – тар, бер орлыклы канатчалар, салынкы себеркәчкә җыйналган. Сентябрь-октябрьдә өлгерә, еш кына бөтен кыш дәвамында агачта саклана. Орлыктан үрчи. Дымлы, уңдырышлы, нейтраль туфракларны үз итә.

Корычагач аерым урманнар хасил итми.

Корычагач физиологик актив матдәләр бүлеп чыгара, алар исә яфрак коелдыгы, тамыр кисәкләре, орлыклар белән туфракка үтеп керә һәм башка үсемлекләрнең коруына китерә. Туфракта фитоксинлы матдәләрнең туплануы корычагач утыртмаларының үз-үзләреннән сирәкләнүенә һәм түбән продуктивлыгына китерә.

Туфракның көчле тыгызлануын, һаваның тузан һәм төтен белән пычрануын уңай кичерә. Торак пунктларда үстерелә.

Корычагач – кыйммәтле агач токымы. Үзагачыннан гимнастика борыслары өчен колгалар, чаңгылар, бильярд таяклары ясыйлар. Корычагач фанеры җиһазларны һәм музыка коралларын бизәү өчен кулланыла.

Декоратив.

Кәүсә һәм ботакларына корычагач кабыгашары, яфракларына корычагач чебенчәләре, орлыкларына орлык филчекләре зыян китерә.

Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогында Америка корычагачы (F. americana) үстерелә.

Гади корычагач