Биографиясе

1878 елның 15 мае, Сембер шәһәре — 1932 елның 24 феврале, Казан.

Профессор А.Н.Казимбәк шәкерте. Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1903), Германия клиникаларында практика уза, 1911 елда — Венада, 1914 елда Парижда (Сорбонна) фәнни командировкада була. 1906 елдан факультет клиникасының штаттан тыш ординар терапевты, 1909–1911 елларда Казан университетының профессор стипендиаты, 1911 елдан штатлы ассистент, 1912 елдан приват-доцент, 1917 елдан экстраординар профессор, пропедевтика клиникасының табиблек диагностикасы кафедрасы мөдире.

1919, 1921, 1927–1929 елларда Казан университетының медицина факультеты деканы.

1922–1923 елларда Казан университеты ректоры.

1920 елда факультет терапиясе клиникасы директоры.

1930–1932 елларда Казан медицина институтының факультет терапиясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре эчке секреция бизләре һәм иммунитет арасында бәйләнеш хасил булуда бөер өсте бизләренең ролен өйрәнүгә карый.

1919, 1924–1925 елларда Казан табибләре җәмгыяте рәисе.

Хезмәтләре     

О секреторных нервах надпочечников: Эксперим. исслед. К., 1910; О пилоро-дуоденитах // Казан. медицина журн. 1928. № 12; 

К вопросу о функциональной диагностике надпочечников // Казан. медицина журн. 1929. № 1 (автордаш).

Әдәбият     

Анисимов В.Е. Профессор М.Н.Чебоксаров. К., 1970; 

Дмитриева.А., Шарангина Н., Маликова К. Казанский университет в биографиях ректоров // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2008. № 1/ 2.