Биографиясе

1889 елның 26 марты, Уфа губернасы, Златоуст өязе Таймый авылы – 1956 елның 6 ноябре, Үзбәкстан ССР, Сәмәрканд шәһәре.

1902–1906 елларда «Рәсүлия» мәдрәсәсендә (Троицк шәһәре), 1908–1911 елларда Истанбул университетында укый.

1917 елга кадәр укыта. 1918–1921 елларда татар-башкорт педагогика курсларында (Бөгелмә шәһәре), 1921–1925 елларда Үзбәкстан ирләр һәм хатын-кызлар мәгариф институтларында, Урта Азия университетында (Ташкент шәһәре), 1925–1930 елларда Татар Коммунистлар университетында һәм Казан Көнчыгыш педагогика институтында (1929 елдан профессор) укыта.

1930 елдан кабат Урта Азиядә. 1930–1932 елларда, 1937–1941 елларда, 1952–1956 елларда Үзбәкстан педагогика академиясендә (Сәмәрканд шәһәре), 1932–1937 елларда Ташкент педагогика институтында, 1941–1952 елларда Урта Азия университетында укыта.

Әдәби эшчәнлеге

Г.Г.Сәгъди татар, үзбәк, казах, төрекмән телләрендә бай әдәби мирас калдыра. Әдәбият тарихын синхрон һәм диахрон аспектларда өйрәнә.

«Татар әдәбияты тарихы» (1926 ел) хезмәтендә әдәби процессны тел, иҗтимагый фикер, мәгариф, дин, фән үсеше контекстында карый.

«Символизм турында» (М., 1932 ел) китабында «ысул-агым-мәктәп» системасында әдәбият күренешләрен танып белү һәм бәяләү методологиясенең зарурилыгын теоретик яктан дәлилли.

Әдәбият теориясе, татар теле морфологиясе һәм синтаксисы, педагогика һәм татар әдәбиятын укыту методикасы тарихы, үзбәк, төрекмән һәм башкорт әдәбиятлары тарихы, шәрык педагогикасы буенча дәреслекләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Әдәбият дәресләре. Таш., 1925.

Кешелек дөньясында тел, әдәбият, язу һәм аларның тарихи үсеше. Казан, 1926.

Пролетариат диктатурасы дәверендә татар әдәбияты. Казан, 1930.

Әдәбият

Габдрахман Сәгъди: Фәнни-биогр. җыентык. Казан, 2008.

Автор – Д.Ф.Заһидуллина