Биографиясе

1909 елның 8 мае, хәзерге Оренбург өлкәсенең Ташлы районы Бәшир авылы — 1983 елның 23 октябре, Алма-Ата.

1940–1983 елларда Казакъ университетында, рус теле (1967 елдан — рус филологиясе) кафедрасы мөдире.

Мәхмүдов рус һәм төрки (казакъ, уйгыр) телләр арасындагы багланышларны, XI–XVI йөзләрдәге рус китап ядкәрләре телендәге төрки эзләрне тикшерә.

Рус-казакъ һәм казакъ-рус сүзлекләрен төзүчеләрнең берсе.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Некоторые вопросы теоретической стилистики // Филологический сборник. А.-А., 1965. Вып. 4;

Русско-казахские лингвостилистические взаимосвязи. А.-А., 1970.