Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
партия эшлеклесе
Гомер еллары: 1888–1957.
Октябрь революциясендә, Гражданнар сугышында катнаша.
1918–1923 елларда Бөтенроссия металлургия эшчеләре профсоюзы ҮК секретаре һәм РКП(б)ның Самара губерна комитеты секретаре. 1924–1925 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.
1926 елдан Казакъстанда партия эшендә.
1931–1933 елларда Әзәрбайҗанда Испарт мөдире. «Бакинский рабочий» газетасы мөхәррире. 1934 елдан Мәскәүдә хуҗалык эшендә.
СССРның БҮБК һәм ҮБК әгъзасы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.