Биографиясе

1932 елның 12 августы, Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылы — 2004 елның 9 октябре, Балтач районы Кили авылы.

Өч еллык мастерлар мәктәбен тәмамлый (1968).

Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда туган авылында башлый. 1949–1988 елларда Казан моторлар төзү ҖБдә эшли: тимерчелек-пресслау җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, бригадир (1953 елдан). Хәмидуллин бригадасы көнлек йөкләмәне графиктан бер сәгать алда үти, бу ай саен планнан тыш 1 станок ремонтларга мөмкинлек бирә.

1970–1974 елларда РСФСР ЮС депутаты.

КПССның 24 съезды делегаты (1971).

Бүләкләре

Герой исеме җитештерүдәге уңышлары һәм соц. ярыш оештыруда күрсәткән инициативасы өчен бирелә.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Заводым — туган йортым. К., 1974.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы. К., 2003; 

Гүзәл Кама Тамагы = Камское Устье — жемчужина природы. К., 2006.