Биографиясе

Гомер еллары: XV йөздә.

Язучы Сәләхетдин Кятибнең улы. Әхмәд Биҗан һәм аның абыйсы, шагыйрь Мөхәммәд Чәләби, суфилар шәехе Хуҗа Бәйрәмнең мөридләре булалар.

Суфилар ритуалындагыча яшәү рәвеше алып барып, Әхмәд Биҗан үзен тәмам хәлсезләнү дәрәҗәсенә китереп җиткерә. «Биҗан» (гарәпчә – җансыз) кушаматы алуы да шул халәте белән бәйле.

Иҗаты

Әхмәд Биҗан үзенең абыйсы Мөхәммәд Чәләби тарафыннан гарәп телендә язылган «Мәгариб әз-заман» («Заман кояшының батышы») исемле әсәрен 1460 елда төрки телгә ирекле тәрҗемә итә һәм аны «Әнвар әл-гашикыйн» («Гашыйклар нуры») дип атый. Шул исем белән әсәр XIX йөзнең икенче яртысында татарлар арасында киң таралыш ала һәм Казанда күп тапкырлар басылып чыга.

Әхмәд Биҗан фарсы галиме Зәкәрия әл-Казвининың «Гаҗаиб әл-мәхлүкат» («Гаҗәеп җан ияләре») китабы нигезендә иҗат ителгән шул исемдәге әсәр (1453) һәм оригиналь иҗат җимеше «Дөрр-е мәкнүн» («Энҗеләр тезмәсе») әсәре авторы буларак та билгеле.

Әсәрләрнең өчесе дә дини эчтәлеккә ия, аларда пәйгамбәр һәм хәлифәләрнең эш-гамәлләре, ислам шәригатенең нигез кагыйдәләре хикәяләр рәвешендә бәян ителә.

Әсәрләре

Әнварүл-гашикыйн. Казан, 1898.

Әдәбият

Абилов Ш.Ш. Татарская литература XV – XVI веков (эпоха Казанского ханства) // Средневековая татарская литература (VIII – XVIII). Казань, 1999.

Islam Ansiklopedisi. Ist., 1978. 2 cilt.

Автор – М.В.Гайнетдинов