- РУС
- ТАТ
партия эшлеклесе
1899 елның 4 апреле, Мәскәү – 1957 елның 12 феврале, шунда ук.
1914 елдан революцион хәрәкәттә катнаша башлый, 1915 елда металлчылар профсоюзларының Благуш район советы – «Бердәмлек» («Единение») секретаре итеп сайлана. Революцион эшчәнлеге өчен 1916 елда кулга алына һәм 1917 елгы Февраль революциясенә кадәр төрмәдә була.
Мәскәүдә 1917 елгы кораллы күтәрелештә катнаша, РКП(б)ның Благуш-Лефортово райкомы секретаре, бер үк вакытта металлчылар профсоюзының район бүлекчәсе секретаре вазифаларын башкара.
Гражданнар сугышында катнаша. Мобилизация бүлекчәсе рәисе, РКП(б)ның армия бюросы әгъзасы, Ташкент тимер юлыннан көньякка хәрәкәт итүче аерым төркем башлыгы.
1919 елда Казанда Мөселман пехота курслары комиссары урынбасары, Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы секретаре. ТАССР ҮБК әгъзасы (1920).
1921 елдан РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты һәйәте әгъзасы, РКП(б) ҮКның җаваплы инструкторы, Моссовет башкарма комитеты әгъзасы, Төркестан КП ҮК секретаре.
1937 елдан Псков, Мәскәү шәһәрләрендә хакимият-хуҗалык эшендә.
Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк-Көнбатыш һәм Ленинград фронтларында сугыша.
Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Мәскәүдә бер урам Ибраһимов исемен йөртә.
Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.
Автор — М.А.Сәйдәшева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.