Биографиясе

1913 елның 28 июне, Казан — 1998 елның 8 гыйнвары, Санкт-Петербург.

Ленинград университетын тәмамлый (1937), Бөтенроссия геология институтында (Санкт-Петербург) эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1972 елдан).

Хезмәтләре полиметалл чыганаклар геологиясенә карый. Хисаметдинов полиметалл рудаларның матди составы үзгәрешләре закончалыкларын, Алтай һәм Казакъстанда аларның барлыкка килү һәм таралу үзенчәлекләрен билгели.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

Металлогения и полиметаллические месторождения Рудного Алтая. Л., 1978.