- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы поселок. Әлмәт шәһәреннән 29 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан
Поселокка 1920 елларда Тайсуган авылы кешеләре Кызыл Игенче исеме белән нигез сала.
Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.
1980 елның 27 ноябрендә халкы башка җирләргә күчеп китү сәбәпле, авыллар исемлегеннән сызыла. 1997 елның 16 гыйнварында хәзерге исеме белән теркәлә.
Хәзер Бишмунча авыл җирлеге составына керә.
1930 елларда поселокта “Бакчасарай” колхозы оештырыла. 1950 елда зурайтылган Киров исемендәге колхоз составына керә (үзәк − Акчишмә авылында), 1951 елда Ленин исемендәге колхоз (Бишмунча авылы) составына керә.
1962 елда Ленин исемендәге колхоз “Зәй” колхозы (Яңа Нәдер авылы) белән берләшә
2011 елга кадәр “Өмет” кооператив хуҗалыгы эшли.
1926 елда – 130,
1938 елда – 218,
1949 елда – 173,
1958 елда – 158,
1970 елда – 85,
1979 елда – 69,
1989 елда – 28,
2002 елда – 17,
2010 елда. – 16,
2015 елда – 10 кеше.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.