Дим елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 27,6 км, бассейнының мәйданы 211,1 км2. Бөгелмә районында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап ага. Елга башы Надеждино авылыннан 2 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Сулы поселогыннан 4 км көньяк-көнчыгыштарак, Оренбург өлкәсе белән чиктә. Елга башының абсолют биеклеге 310 м, тамагыныкы – 155 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Сулының 1,2 дән 9,1 км га кадәр озынлыктагы 14 кушылдыгы бар, иң зурлары: Липовка (8,4 км) һәм Солдат чишмәсе (9,1 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км2. Туенуы катнаш, якынча яртысы кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 5-10 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 152 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,533 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.

Сулы бассейнында суының гомуми күләме 2,4 млн м3 булган 3 буа бар.

Сулының уңъяк ярында ландшафтлы табигать истәлеге Петровка наратлары урнашкан.