Сула елгасы (Дымка елгасының сул кушылдыгы) үзәненең сулъяк текә яры буенда, Бөгелмә районы Петровка авылы янында урнашкан.

1989 елда билгеләнә. Мәйданы 53 га.

100 яшьлек һәм аннан да картрак аерым үсүче мәһабәт наратлардан торган 3 урман участогын эченә ала.

Көньяк тау битендәге агачлар арасында ТРның Кызыл китабына кертелгән дала үсемлекләренең сирәк төрләре: тәбәнәк бадәм, герман буяу куагы, сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы куагы, әрмән әреме, рус күкчәчәге, ябалак сөтлегәне, Себер гамбәр үләне, шарсыман суган, биек качим, гади оносма үсә.

Участокның көньяк чикләрендә XIX йөзгә караган корылмалары белән борынгы парк урнашкан. Паркка ярларында күп кенә чишмәләре булган буа тоташа.

Объект эстетик һәм фәнни әһәмияткә ия.