- РУС
- ТАТ
Радиоинженер, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1987)
1941 елның 20 июлендә Казан шәһәрендә туа.
1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый.
1965–1970 елларда Идел буе гражданлык авиациясе идарәсенең Казан берләшкән авиаотрядында элемтә инженеры, смена башлыгы. 1970–1975 елларда ГНИПИ-ВТда фәнни-тикшеренү эшендә. 1975–1994 елларда КПО ВСта: махсус КБда бүлек башлыгы, баш инженер, 1987 елдан заводның баш инженеры, 1989 елдан генераль директор урынбасары.
1994–1995 елларда «Алга-Интер» консорциумы генераль директоры, 1995–1997 елларда Казан шәһәре «Олимп» үзәк сәүдә йорты директоры.
1997–1998 елларда ТР Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитетының сәнәгать департаменты идарәсе башлыгы. 1998–2003 елларда ТРның Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында сәнәгатьне икътисади анализлау һәм мәгълүмат туплау бүлеге башлыгы.
Электрон-хисаплау машиналарының Бердәм системасы базасындагы ЕС 1033, ЕС 1045, ЕС 1046, ЕС 1007 системаларын, мәгълүматларны телеэшкәртүче ЕС 8375 процессорын үзләштерүдә катнаша. Бу системалар сәнәгатьтә, фән, мәгариф һәм хәрби сәнәгать комплексында исәпләү техникасының нигезен тәшкил итә.
СССР Дәүләт бүләге социалистик илләрдәге электрон-хисаплау машиналарының Бердәм системасы өчен операцион системалар төзегән, үзләштергән һәм гамәлгә керткән өчен бирелә.
СССР ВДНХсының алтын, көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Электронная вычислительная машина ЕС 1033. М., 1982 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.