Татарстанда билгеле булган эре чыганакларның берсе.

Нурлат районы һәм Самара өлкәсе территорияләрендә. Мәләкәс батынкылыгының көнчыгыш читендә – Олы Чирмешән елгасы бассейнында урнашкан.

1973 елда ачылган.

Битумнарның төп ятмасы Казан ярусына туры килә. Битумнарның сизелерлек чагылышы шулай ук Сакмар һәм Ассель ярусларының көпшәк-ярыклы известьташларында һәм доломитларында күзәтелә.

Файдалы катламнар 222-318 м тирәнлектә; катламнарда битумның гомуми калынлыгы 4-5 тән алып 35-40 м га кадәр. Битумнар мальталар һәм асфальтлар классына керә (майлар – 35,6%, сумалалар – 28,1%, асфальтеннар – 36,1%); токымның массасына карата коллекторда битумга туенганлык – 6-11%. Битумнар составында сирәк очрый торган элементлар (V, Ni һәм башкалар) бар. Гомуми геологик запаслары – 33,139 млн т.

Термошахта ысулы белән чыгару күздә тотыла.