1921 елның 4 ноябре, Бөгелмә шәһәре – 2012 елның 7 июне, Казан.

1940–1943 елларда Казан авиация институтында укый, 1953 елда Мәскәү юридик институтын тәмамлый.

1943–1944, 1946–1948 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында, 1948–1950 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитетының 2 нче секретаре.

1950–1960 елларда «Комсомолец Татарии» газетасында мөхәррир урынбасары, мөхәррир; 1960–1962 елларда «Советская Татария» газетасында мөхәррир урынбасары.

1962–1982 елларда ТАССР Министрлар Советының Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе.

1984–1989 елларда ТАССР Журналистлар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе.

ТР Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (2003).