Эчтәлек

Милләт Мәҗлесе карары белән 1918 елның 7–8 гыйнварында оештырыла. Рәисләре – Г.Шәрәф, И.Алкин; әгъзалары – И.Атнагулов, Г.Гобәйдуллин, С.Енгаличев, Ф.Мөхәммәдъяров, Ф.Сәйфи-Казанлы, Н.Хәлфин, әгъзалыкка кандидатлар – Г.Абызов, Ш.Әхмәдиев, С.Габдулов, И.Габитов. Аның составына руслардан – 5, чуашлардан – 2, марилардан 1 вәкил кертү күздә тотыла.

Һәйәт милли һәм иҗтимагый оешмалар белән сөйләшүләр үткәрергә һәм алар белән бергәләп Идел-Урал Штатын төзү турында белдерергә, вакытлы конституция кабул итәргә, Уфа шәһәрендә конференция чакырырга, вакытлы хөкүмәт оештырырга һәм булачак дәүләтнең чикләрен билгеләргә тиеш була. Һәйәтнең үз эшчәнлеген Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы белән килештерүе күздә тотыла. Штат булдыру мәсьәләсе буенча Ф.Мөхәммәдъяров һәм Ф.Сәйфи-Казанлы Совет белән сөйләшүләр алып бара, ләкин анда бер як та килешергә теләми, сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамлана. Һәйәт Оештыру җыенын чакыруны озакка сузгач, Штат төзү инициативасын Хәрби Шура үз кулына алырга тырыша. 1918 елның гыйнвар-февралендә Казанда үткән Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең 2 нче корылтаенда 1918 елның 1 мартында митингта Идел-Урал Штатын төзү турындагы резолюцияне тантаналы рәвештә игълан итәргә карар кылына, әмма 27 февральдән 28 февральгә каршы төндә корылтай җитәкчеләре Д. һәм И.Алкиннарны, Й.Мозаффаровны, О.Токымбәтовны Казан советы карары буенча кызылармиячеләр отряды кулга ала. Татар-Башкорт ССРны төзү турындагы нигезләмә игълан ителгәч һәм 1918 елның апрелендә милли оешмалар (Хәрби Шура, Милләт Мәҗлесе һ.б.) таркатылгач, Һәйәтнең эшчәнлеге тыела.

Әдәбият

Вәлиев Р.К. Болак арты республикасы. К., 2003;

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974;

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). К., 1999;

Тагиров И.Р. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000.

Автор – Р.К.Вәлиев