- РУС
- ТАТ
нефтьче, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1999, үлгәннән соң)
1945 елның 1 гыйнвары, Әлмәт районы Ямаш авылы – 1999 елның 16 июне, шунда ук.
Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын (1968 ел) һәм Әзәрбайҗан нефть һәм химия институтын (1976 ел) тәмамлый.
«Татнефть» АҖдә эшли: 1961–1980, 1985–1987 елларда «Әлмәтнефть» НГДУында (нефть һәм газ чыгару операторы, техник бүлек инженеры, цех, производствога хезмәт күрсәтү базасы җитәкчесе); 1989–1999 елларда «Зәйнефть» НГДУ җитәкчесе.
1980–1984 елларда «Томскнефть» ҖБнең «Стрежевойнефть» НГДУында: идарә башлыгы, үзәк технология хезмәте җитәкчесе.
1984–1985 елларда СССР Госгортехнадзорының Көнбатыш Себер округы идарәсендә район тау-техника инспекциясе җитәкчесе (Томск өлкәсе Стрежевой шәһәре).
Дәүләт бүләге «Татарстанның авыр чыгарыла торган нефть запаслары чыганаклары ятмаларында нефть чыгаруны арттыру технологиясе комплексын эшләү һәм сәнәгатьтә гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.
1995–1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Халыклар дуслыгы ордены, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.