Тарихы

1762 елдан мәгълүм.

XVIII йөз –XIX йөзләрнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, агач күмере яндыру кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында, Керәш Шуран авылында оештырылган отряд составында актив көрәшә.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1339,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Мәлләтамак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Якты юл” колхозы оештырыла, 1950 елда “Красный Октябрь” (Мәлләтамак авылы) колхозы составына керә. 1996 елдан “Мәлләтамак” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Родные края – Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (1961 елда яңа бина төзелә), “Мортаза хаҗи” мәчете (2016 елдан) бар. 2008 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2004 елда Наратасты һәм Мәлләтамак авыллары арасында Ык елгасы аша күпер салына. Авыл янында 1994 елда табигый заказник оештырыла. “Лесная страна” җәйге балалар сәламәтләндерү лагере бар (1966 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Наратасты туктаулыгы (элекке бронза чоры), Наратасты авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

К.З.Курмашев (1891–1947) – шагыйрь, педагог.

Халык саны

1858 елда – 154,
1870 елда – 163,
1884 елда – 180,
1913 елда – 370,
1920 елда – 372,
1926 елда – 317,
1938 елда – 389,
1949 елда – 343,
1958 елда – 284,
1970 елда – 334,
1979 елда – 235,
1989 елда – 184,
2002 елда – 166,
2010 елда – 152,
2017 елда – 153 кеше (татарлар).