- РУС
- ТАТ
вак бөртекле, катламлы (пластиналарга охшаш), җиңелчә метаморфик тау токымнары
Составы буенча сланецларның 200 гә якын тибын билгелиләр.
ТР территориясенең Идел һәм Зөя елгалары арасындагы юра утырмаларында гомуми ресурслары 30 млн т дан артык булган янучан сланецларның 2 чыганагы (Бессоново һәм Кадыш) һәм 2 чагылмасы (Сөендек һәм Башчы) ачыклана.
Республиканың көнчыгышында Пермь, ташкүмер, девон һәм протерозой яшендәге токымнарда күмерле сланецлар билгеләнгән.
Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарда, якынча 1900 м тирәнлектә карбон утырмаларында — карбонат-кремнийлы һәм аргиллитлы кара сланецлар, девонда коңгырт-соры, кремний-балчыксыл һәм битумлы сланецлар табыла.
ТРның көнчыгыш районнарында 1550 дән 3000 гә кадәр һәм тагын да тирәнрәк кристаллик нигездә кристаллик сланецлар — күмерле, серицитлы, амфиболлы, биотитлы, хлоритлылар һәм башкалар ачыкланган, аларның яше 2 млрд ел.
Сланецлар җылылык энергетикасында (янучан һәм битумлы), вакланган таш, силикат (кремнийлы) кирпеч җитештерүдә; биналарны тышлау һәм түбәләрен ябу өчен һәм башкада кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.