Биографиясе

 1898 елның 1 ноябре, Казан губернасы Чабаксар өязе, хәзерге Чуаш Республикасының Козловка районы Аттик авылы – 1972 елның 2 феврале, Казан.

1924 елда Казан университетын тәмамлагач, Чабаксар өлкә хастаханәсендә, 1930 елдан Казан медицина институтының акушерлык-гинекология клиникасында эшли.

1952–1971 елларда Казан ГИДУВында, 1962 елга кадәр ректор, 1956 елдан 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хатын-кызның җенес органнарында шеш, гормональ тайпылышлар, дистрофик процессларга карый.

И.В.Данилов күкәйлектә яман шеш булган авыруларны дәвалау өчен химик препаратлар куллануны өйрәнә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Об аллергической реактивности матки при её гипертрофии или атрофии. Казань, 1952;

Опухоли наружных половых органов женщины. Казань, 1968.

Әдәбият

Данилов И.В. // Казан. мед. журн. 1968. № 6.