Бу эш буенча немец милләтеннән булган 5 кеше хөкем ителә. Алар «Волжлаг» территориясендә (Зөя каласы) совет хакимиятенә каршы фашистик агитация уздыруда, коткы таратуда, фашистлар Германиясе белән сугышта җиңелүне пропагандалауда, дошманнар ягына күчәргә өндәүдә гаепләнәләр.

Мәхкәмә утырышы 1943 елның 25 мартында Казанда уза. Д.Д.Вальтер, Г.Х.Вольф, Ф.Ф.Круг, К.И.Штангка карата 10 елга төрмәгә ябылу һәм 5 елга хокукларыннан мәхрүм ителү, Я.Я.Шумахерга карата 8 елга төрмәгә ябылу һәм 5 елга хокукыннан мәхрүм ителү хөкеме чыгарыла.

1989 елның 7 июнендә РСФСР Югары мәхкәмәсе Президиумы хөкем карарын кире кага һәм, җинаятьчелек составы булмау сәбәпле, бу эшне туктата; барысы да аклана.