Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII–XIX йөзләргә кадәр халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек, зәргәрчелек, чүлмәк ясау һәм тимерчелек белән шөгыльләнә.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, мәчет каршында мәдрәсә эшли, анда 60 шәкерт белем ала.

1912 елда авылда ике мәктәп (ир балалар өчен яңа ысуллы мәдрәсә ике таш бинада урнаша, 120 шәкерт белем ала; кыз балалар өчен мәктәп агач бинада урнаша, 20 кыз бала укый) .

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 мәктәп, су тегермәне, ипи саклау урыны, 3 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2210,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июненнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чубар Абдул авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда – «Көчле кул» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Җәләев), 1937 елда – Киров исемендәге колхоз, 1958 елда – «Таң». колхозы итеп үзгәртелә. 1958 елда аның составына «Завет Ильича» (Митрофановка авылы), «Ялантау» (Мәндәй авылы), «Таң» (Буралы авылы) колхозлары керә. 1963 елда Тукай исемендәге колхоз составына керә.

1998 елдан «Тукай исемендәге» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2007 елдан «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда мәктәп ачыла (башта крәстиян йортында урнаша), 1933 елда – җидееллык (мәктәп бинасы сүтелгән мәчет бүрәнәләреннән төзелә), 1985 елда – урта (шул ук елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә) итеп үзгәртелә.

1920 елда авылда клуб төзелә.

Авылда урта мәктәп, «Умырзая» балалар бакчасы, мәдәният йорты (бина 1965 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

1993 елда мәчет эшли башлый.

Халык саны

1859 елда – 512,
1897 елда – 962,
1906 елда – 1059,
1920 елда – 1202,
1926 елда – 791,
1938 елда – 816,
1949 елда – 665,
1958 елда – 745,
1970 елда – 745,
1979 елда – 507,
1989 елда – 448,
2002 елда – 444,
2010 елда – 393,
2015 елда – 382 кеше (татарлар).