Административ-территориаль буйсынуы

1950 еллар башында нигезләнә, торак пункт буларак 1959 елда теркәлә. Нигезләнгән вакыттан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елда поселок берләштерелгән Ильич исемендәге колхозга керә (үзәк утары – Бәтке авылы). 1970 елда хуҗалык «Ворошиловский» совхозы (республиканың иң эре яшелчәчелек совхозларының берсе) итеп үзгәртелә.

2003 елдан поселокта – «Ворошиловский» акционерлык җәмгыяте, 2007 елдан – «Челны-Овощи» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Р-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык, яшелчәчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1970 елда – 447,
1979 елда – 510,
1989 елда – 318,
2002 елда – 283,
2010 елда – 292,
2020 елда – 297 кеше (татарлар – 78%).