Эчтәлек

1994 елда Елга аръягында архитектор С.С.Айдаров проекты буенча салынган.

Йортлар арасында койма белән әйләндереп алынган мәйданда урнашкан. Манарасы түбәнең үзәгеннән күтәрелгән, планда төньяктан көньякка сузылган ике катлы, турыпочмаклы кирпеч бина.

Беренче катның көньяк өлешендә хатын-кызлар өчен намаз уку залы, төньякта икенче катка алып менүче өч маршлы баскыч һәм ир-атлар өчен намаз уку залы урнашкан, көнчыгыш һәм көнбатыш якта хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым ишекләр уелган. Алар чишенү, тәһарәт, хуҗалык бүлмәләре булган аерым вестибюльләргә алып керә.

Икенче катта ян-яктагы хуҗалык бүлмәләре арасындагы коридор анфилада аша тоташкан ир-атлар залына илтә. Көньяк дивардагы чыгынты михраблы төп зал гөмбәз белән ябылган.

Кыеклары кисешкән һәм салмак кына бөгелгән түбә уртасында үзәге һәм дүрт почмагы чатырлар белән капланган айлар белән бизәлгән ике яруслы квадрат манара күтәрелә.

Манарага икенче каттагы тар баскыч аша менәләр. Яндырылган кирпеч төсендәге диварлар ак төскә буялган кыек сызыклы чыгынтылар һәм стильләштерелгән татар халык орнаменты төшерелгән декор. бизәкләр белән ярашып тора.

«Рамазан» мәчете манарасы формасы белән Дары заводы бистәсе мәчете манарасына охшатып эшләнгән.

Әдәбият

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салахиев, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000.

Автор – Х.Г.Надыйрова