- РУС
- ТАТ
Сәясәт эшлеклесе
1882 елның 29 гыйнвары (10 феврале), Оренбург губернасы Троицк шәһәре – 1918 елның 10 сентябре, Казан шәһәре.
Мәдрәсәдә, Троицктагы өч класслы шәһәр училищесендә (1895–1901), Казандагы татар укытучылар мәктәбендә (190–1904) укый.
1902–1903 елларда революцион түгәрәкләр әгъзасы, Х.Ямашев, Ф.Әмирхан һ.б. белән бергә җилембасма «Республика» газетасын чыгаруда катнаша (Казан).
1905 елда РСДРПның Казан комитеты һәм аның пропаганда төркеме әгъзасы, татар телендә әдәбият, прокламацияләр тәрҗемә итү, нәшер итү һәм тарату белән шөгыльләнә.
1905 елның декабрендә кулга алына. 1906 елда Оренбург шәһәренә сөргенгә җибәрелә, анда «Степь», «Оренбургский край» социал-демократлар газеталары белән хезмәттәшлек итә.
1907 елның гыйнвар-апрель айларында Х.Ямашев һәм Г.Җ.Сәйфетдинов җитәкчелегендә социал-демократларның татарча «Урал» газетасы нәшер ителә, ул ябылганнан соң Г.Җ.Сәйфетдинов Вятка губернасының Уржум шәһәренә җибәрелә.
Сөргеннән кача, Уфа, Чиләбе һ.б. шәһәрләрдә революцион эшчәнлек алып бара.
1908–1909 елларда кабат Уржумда сөргендә була.
1909 елның маеннан Казанда революцион эшчәнлеген дәвам итә, «Правда» газетасы агенты була (1912–1914).
Казанда «Копейка рубль бережет» кооператив җәмгыятен оештыручы һәм идарә әгъзасы. Җәмгыять аша Казан эшчеләре арасында революцион пропаганда алып барыла (1916).
Казан мөселман социалистлар комитетын оештыруда катнаша (апрель, 1917), аның президиумы әгъзасы, социал-демократлар секциясе җитәкчесе.
«Аваз», «Кызыл Байрак» газеталары мөхәрририяте әгъзасы. 1917 елның октябрендә Казанда Совет хакимиятен урнаштыруда катнаша.
Соңыннан Казанда кооперативлар оештыру эшен җитәкли.
Чех-словаклар тарафыннан атып үтерелә.
Гарафутдинов Р.А. Галимджан Сайфутдинов: Очерк жизни и деятельности. Казань, 1988.
Автор – Р.А.Гарәфетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.