Тарихы

XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Чертанла исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында миссионерлык мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1318 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Каратай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Куакбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Канаш” колхозы оештырыла, 1960 елдан К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары – Куакбаш авылы) составында, 1994 елдан – К.Маркс исемендәге күмәк предприятие, 2006 елдан – “Маркс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2016 елда Изге Троица чишмәсе янында су коену урыны ачыла.

Авылда Ә.М.Хәйретдиновка бюст куелган.

Күренекле кешеләре

Е.Г.Яковлев (1914–1945) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое, Ленин, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, Лениногорск шәһәрендә бер урам аның исеме белән атала, туган авылында бюсты куелган.

Халык саны

1859 елда – 256,
1889 елда – 336,
1910 елда – 364,
1920 елда – 494,
1926 елда – 479,
1938 елда – 460,
1949 елда – 455,
1958 елда – 474,
1970 елда – 439,
1979 елда – 231,
1989 елда – 136,
2002 елда – 84,
2010 елда – 57,
2017 елда – 52 кеше (чуашлар).