Эчтәлек

Дерматология венерология белән бердәм дисциплина тәшкил итә, инфекцияле патология белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Тиредәге бактериаль, паразитар, вируслы, гөмбәчел авыруларны, токсидермияләрне аерып өйрәнәләр. Дерматозларга дистрофия, тире ялкынсынулары, псориаз, лихена, куыклы дерматоз, лимфома һәм тире шеше, генодерматоз, васкулит, коллагенозлар һәм эпидермис өстәлмәләре авырулары һ.б. керә.

XIX йөз ахырында Казан университетында дерматология буенча фәнни тикшеренүләр юнәлеше (А.Г.Ге, В.Ф.Бургсдорф, М.С.Пильнов) барлыкка килә, алга таба ул Казан медицина институтында (И.Н.Олесов, Н.Н.Яснитский, Г.Г.Кондратьев, Г.Г.Нуриев) һәм ГИДУВта (Я.Д.Печников, В.П.Сергеев, В.Т.Куклин) тагын да үстерелә.

Казан университетының медицина факультетында тире һәм венерология авырулары курсын укыту 1872 елда кертелә (кафедра мөдире А.Г.Ге).

1900 елда Казанда Финзен ысулы буенча ультрашәмәхә нурлар ярдәмендә дәвалау кабинеты булган тире-венерология клиникасы ачыла.

1902 елда, бактериологик һәм гистологик тикшеренүләр үткәрү өчен, В.Ф.Бургсдорф инициативасы белән клиник лабораториясе ачыла; В.Ф.Бургсдорф үзе Девержи авыруын тасвирлап бирә (1902 ел), А.А.Хитров Капоша саркомасын клиник – морфологик яктан тикшерә (1909 ел), М.С.Пильнов псориаз вакытында тәнгә чабырып чыга торган тимгелләрнең алсу төсмерен («Пильнов симптомы») тасвирлап күрсәтә, тире туберкулёзы (волчанка) белән авырганнарны нурлар ярдәмендә дәвалау ысулы уйлап табыла (1927 ел).

1920 елда Казан ГИДУВы карамагында тире һәм венерология авырулары кафедрасына (мөдире И.Н.Олесов) һәм ТАССР Дерматологлар һәм венерологлар жәмгыятенә нигез салына.

1922 елда тире-венерология клиникасы базасында диспансер (1935 елдан – Республика тире-венерология диспансеры) эшли башлый.

Казан галимнәре тарафыннан экспериментлар юлы белән стрептококк һәм стафилококкларның тире компонентларына карата аутосенсибилизация үсешенә стимуллаштыргыч тәэсире исбат ителә, стафилоккок һәм стрептококк этиологияле хроник дерматоз белән авырган кешеләр өчен махсус дәвалау методикасы булдырыла, склеродермияне димексид эремәсе белән тышкы яктан дәвалауның нәтиҗәлелеге нигезләп күрсәтелә (Г.Г.Нуриев, Г.Г.Кондратьев, В.П.Сергеев, Р.З.Зәкиев); ихтиозның клиник-генетик классификациясе тәкъдим ителә, Девержи авыруының нәселдән күчүенә мультифакториальлек хас булуы исбатлана, Дарье авыруын дәвалау өчен винилин кушып ясалган май һәм синестролның майдагы эремәсе эмульсиясе тәкъдим ителә (В.Т.Куклин, 1974 ел). Алопеция белән авырганнарны дәвалау өчен кремнеорганик кушылмалы «Силокаст» препараты гамәлгә кертелә. (В.П.Сергеев, 1991 ел). Нәселдән килә торган тире авыруларыннан интегүчеләргә махсус мед.-генетик ярдәм күрсәтү тире-венерология клиникасы карамагындагы Генодерматозлар үзәге (1992 елда ачыла) тарафыннан оештырыла. Үзәк Татарстан Республикасы, Идел буе һәм Уралда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

2008 елга Татарстан Республикасында 8 тире-венерология диспансеры эшли.

Әдәбият

Куклин В.Т., Суворова К.Н. Многогенные дерматозы. Йошкар-Ола, 1993;

Суворова К.И., Куклин В.Т., Рукавишникова В.М. Детская дерматология. Казань, 1996.

Авторлар – Г.Г.Нуриев, В.Т.Куклин