Авылга 1930 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Трудолюбово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Карл Маркс исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елларда “Октябрь” колхозы (Трудолюбово авылы) составына керә. 1994−2006 елларда “Октябрь” күмәк предприятиесе. 2006 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, хәзер “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1938 елда – 162,
1949 елда – 129,
1958 елда – 120,
1970 елда – 114,
1979 елда – 99,
1989 елда – 62,
2002 елда – 38,
2010 елда – 33,
2015 елда – 25 кеше (татарлар).