«Медсоцэконом» дәүләт учреждениесе дәвамчысы.

1993 елда оештырыла. Медицина мәгълүмат-анализ үзәге статистик мәгълүмат җыю, эшкәртү, саклау һәм анализлау; халыкның сәламәтлек дәрәҗәсен, динамикасын өйрәнү; пациентларның авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары турындагы мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау; фәнни тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшчәнлек, халык сәламәтлеген саклау һәм республика сәламәтлек саклау системасында идарә эше проблемаларына карата рекомендацияләр бирү; методологик эшләнмәләр һәм программа системаларын гамәлгә кертү, укыту-өйрәтү материаллары тарату, консультация һәм методик ярдәм оештыру белән шөгыльләнә.

Медицина мәгълүмат-анализ үзәге ТР МКның халык сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә кагылышлы карар һ.б. норматив документлар проектларын әзерләүдә катнаша; Татарстан халкына бушлай медицина ярдәме күрсәтүдә Дәүләт гарантиясе программаларын төзи, ТР һәм Россиянең башка төбәкләре арасында сәламәтлек саклау өлкәсенә караган мәгълүмат алмашу һәм тәҗрибә уртаклашуны координацияли; РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды һәм ТР МК арасында халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча өч яклы килешүне әзерли. 1993 елдан «Татарстан Республикасында халыкның сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау статистикасы» («Статистика здоровья населения и здравоохранения Республики Татарстан») һ.б. җыентыклар нәшер итә. Ел саен республика сәламәтлек саклау өлкәсе өчен 5 күрсәтмә-җыентык чыгара. Сәламәтлек саклаудагы көнүзәк мәсьәләләр (ТР инвалидларына медицина-социаль ярдәм күрсәтү, читтән килгәннәрне госпитализацияләү, Татарстан медицина учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты һ.б.) буенча медицина-социологик тикшеренүләр уздыра; республика медицина статистлары өчен квалификация күтәрү һәм Казан медицина университеты студентлары өчен социолиаль тикшеренүләр теориясен өйрәнү һәм практика узу базасы булып тора.

Медицина мәгълүмат-анализ үзәгендә 96 хезмәткәр, шул исәптән 7 медицина фәннәре докторы һәм кандидаты, 1 атказанган табиб  эшли.

Автор — В.Г.Шерпутовский