Кама елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 30,8 км. Бассейнының мәйданы 364,3 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Ташкичү авылында, тамагы Чаллы шәһәрендә. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 62 м. Елганың түбән агымы Түбән Кама сусаклагычының терәк сулары астында калган. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5%.

Чаллының 0,2 дән 21,4 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар; иң зурлары – Мәләкәс елгасы (сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 105 мм, ташу вакытында су агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,19 м3/с.

Суы бик каты: язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм язын 12-20 мг-экв/л. Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Чаллы бассейнында суының гомуми күләме 4,2 млн м3 булган 10 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.