Биография

1884 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Мәндәй авылы — 1963 елның 19 марты, Оренбург шәһәре.

Оренбургта Ф.Адамованың рус-татар училищесендә һәм Оренбург Успение хатын-кызлар монастыренда кул эшләре курсларында укый (кул эшләре укытучысы дипломы ала).

1905 елда Оренбургта татар кыз балалары өчен чигү түгәрәге оештыра, ул 1907 елда «Багъбостания» татар кыз балаларына гомуми белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә.

1916 елдан аның каршында кыз балалар педагогика курслары эшли. Мәктәптә һәм курсларда Ш.М.Бабич, Н.С.Надиев, Р.Фәхретдин, Б.Шәрәф (кара Шәрәфләр) укыта. Мәктәптә 1200 кыз бала белем ала, соңрак шуларның 349 ы укытучы булып китә; педагогик курсларда 190 укытучы әзерләнә. 1918 елдан Мөэминова Оренбург урта уку йортларында эшли.

«Сөембикә» журналы белән актив языша.

1937 елда репрессияләнә, 10 ел лагерьларда була; 1959 елда аклана.

Әдәбият     

Кудаш С. Халкыбызның каһарман бер кызы // Казан утлары. 1984. № 10.